18 февраль көнне Югары Пышма шәһәре татарлары өчен тагын бер истәлекле вакыйга булды

       Кинотеатрның "Киноград" залында "Свердлау өлкәсендә татар киносы" кысаларында "Тарлан" фильмы татар телендә күрсәтелде. Югары Пышмалылар үткән елда 6 фильм карап кинәнгәннән соң, быел татар киносын зарыгып көткәннәр иде инде.
Тамашачылар кинотеатрга күп алдан килә башладылар һәм бик дөрес иттеләр, чөнки фойеда аларны бик күркәм сюрприз - Екатеринбург шәһәренең атаклы татары, Рәсәйдә генә түгел чит илләрдә дә танып белүче үзенең дәртле гармуны белән Каниф Зайнулин көтә иде! Җырлашып, биешеп, күнелләр күтәрелеп, тамашачы залга ачгылды.
Фильм башланыр алдыннан Татарстанның Свердлау өлкәсендәге Даими вәкиллеге рәисенең урынбасары Фәвия Сафиуллина тамашачыларны фильмның режиссёры Юлия Захарова белән таныштырды.
Фильмны караганнан соң режиссёрга тамашачылар бик күп сораулар яудырдылар: - "Киноны эшләүче коллектив зурмы?", "Бюджеты күпме?", "Кайларда төшерелгән?", "Атлар белән ничек уртак тел таптыгыз?" һ.б., һ.б... .
Фәвия ханым Сафиуллина, кинотеатр директоры Ольга Потапова, режиссер Юлия Захарова, Югары Пышма шәһәр округының татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Гөлшат Әюпова - барысы да тамашачыларга рәхмәт белдереп, киләсе фильмнарга да бүгенге кебек җыелышып килергә чакырдылар.
Соңыннан кунаклар Бакыр мәчетендә булдылар. Мәчетнең рәисе Рушан хәзрәт кунакларга экскурсия үткәрде. Рус кызы Юлия Захарова матур мәчетне күреп бик сокланды, татар халкын тыйнак, гадел, эшчән булуы өчен хөрмәт итүен әйтте.
Хәләл ризыклар ашап, чәйләр эчеп алганнан соң, истәлеккә рәсемнәргә төшеп, тагын да очрашырга сүз куешып, кунаклар белән саубуллаштык.
Яңа очрашуларга кадәр!

15bd7812-848d-48a8-a381-7023fed0ea0c.jpg

 

caed431e-cd2f-459f-b79d-fa127990e455.jpg

90cac7c7-46c8-41b0-9bdb-b3f69c9b74bf.jpg

a2858a19-68f9-40bd-8567-7a054bf0c109.jpg

9d6cf9bd-b258-4fbf-a887-503e86a81206.jpg

 

 

 Гульшат Аюпова, председатель НКАТ Верхней Пышмы

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX