«Татарстан һәм татар халкы Йолдыз авылын торгызуда зур ярдәм күрсәтә. Алар – үрнәк»

    

Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде

        28 июль көнне  Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков һәм Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылында булды. Алар янгыннан зыян күрүчеләр өчен яңа йортлар төзү барышын бәяләде һәм авыл халкы белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук Губернатор Вадим Шумков Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Йолдыз авылында янгында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан һәм татар халкы Йолдыз авылын торгызуда зур ярдәм күрсәтә. Алар – үрнәк», – диде Курган өлкәсе губернаторы.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kurgan-olkase-gubernatory-vadim-sumkov-rostam-minnexanovka-raxmat-belderde-5874276

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX