Милли бәйрәм Дубайның Сафа паркында 15.00 сәгатьтә башлана

      

29 апрельдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Сабантуе була
Салават Камалетдинов

29 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татар активистлары белән берлектә Сабантуй оештыра. Милли бәйрәм Дубайның Сафа паркында 15.00 сәгатьтә башлана.

Сабантуйда Казан артистлары катнаша. «Туган авылым», «Бала-сити»ның мәйданчыклары эшләячәк. Көрәш, кашыкка йомырка салып йөгерү, гер күтәрү, чүлмәк вату кебек милли уеннар үткәрелә. Сабантуйга барлык милләт вәкилләрен дә чакырабыз, чөнки аларга да татар мәдәниятен күрсәтәсе килә. Коллегаларыбыз арасында гарәпләр генә түгел, индус, филиппин, пакистанлылар һ.б. бар», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә татар активисты, блогер Әлфия Бәдретдинова.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/29-aprelda-berlaskan-garap-amirleklarenda-sabantue-bula-5869632

Добавить комментарий




ЛЕГЕНДЫ ТАТАРСКОЙ ЭСТРАДЫ


HABEPX